Телеканал
Юридическая клиника Казанского института (филиала) Всероссийского государственного университета юстиции оказывает бесплатную юридическую помощь населению. Адрес: г. Казань, ул. Хади Такташа, д.124, к. 4, телефон: 8(843)520-45-64, 89372948679. Проводится отбор на военную службу по контракту. Единовременная выплата 195 тыс. руб., денежное довольствие в зоне СВО от 204 тыс. руб., удостоверение ветерана боевых действий, доп. выплаты, премии. Тел. Единой службы отбора 117. Подписывайтесь на «Татарстан-24» в Telegram, YouTube, а также в VK и Одноклассниках и следите за актуальными новостями.

Новости Татарстана

Татарстан киңлекләре буйлап. Беренче чыгарылыш

Татарстан киңлекләре буйлап. Беренче чыгарылыш

Ике елга, ике холык, ике сәяхәтче. Һәрберебезнең үз юлы көтә, үз тарихы бар. Бүген сезнең белән “Татарстан киңлекләре буйлап” юлга чыгарбыз. Теләсә кайсы юлны да ак биттән башлавы кулайрак, без дә шулай итәрбез: зур сәяхәтебезгә беренче адымнарыбызны ясарбыз. 

Үз гомеремдә мин төрле илләрдә, төрле континентларда дистә меңләп километр юл узган кеше. Ауропаны аркылыга-буйга гиздем. Америка кушма штатларын бер океаннан икенче океанга хәтле иңләдем. Тик һәрвакыт өемә – Татарстан Республикасына кире әйләнеп кайтам. Чөнки минем күңелем, минем башлангычым – биредә. 

Бер классик “Өегезнең бусагасыннан диккать белән чыгыгыз” дигән. Теге юл яки бу сукмакның кая алып китәсе билгесез. Юлыбыз бар, кая алып барыр – әлегә белмибез, тик теләсә кайсы сәяхәт төп һәм мөһим ноктадан башланырга тиеш. Безнең очракта ул – Казанның йөрәге, аны башлангычы...

-    Сәлам!
-    Леонид Абрамов – Татарстанның туган якны өйрәнүче иң танылган белгече. Хәзер сезгә бу исемне горурлык хисе белән акларга һәм менә бу әйбер турында сөйләргә кирәк булачак. Безнең фаразларыбыз бик күптөрле. 
-    Нинди таш бу?
-    Өлешчә Аллаһның хәер-фатыйхасы дип атау дөрес булыр. Икенче төрле – башлангыч нокта, ягъни нуленче километр. Монда күрсәткечләр дә бар, мисал өчен Римга, Мәскәүгә, Пекинга кадәр, әйтергә кирәк, иң билгеле сәяхәтчелек урыннары. Казан да алар янына килеп кушылган. Күрсәткечләр бу ноктадан кая китеп булганын аңлата. Бу безнең җәяүлеләр өчен Бауман урамыбыз, безнең Арбатыбыз. Сүз уңаеннан, ул Арбаттан соң киләсе елга җәяүлеләр урамы статусын алган, сиксәненче еллар ахыры була бу. Урам тулысынча сакланып кала алган. Искәрмә булып менә бу бина гына тора, ул утызынчы елларда пәйда була. Дөресен генә әйткәндә, ул урамны тагын да тулыландыра, бизәгенә әверелә. Матбугат йорты – бездә бик танылган бина, конструктивизм стилендә төзелгән. Мондый ук бина Бакуда да бар. Ачык китап рәвешендә ул, менә карагыз, бу – китапның төпсәсе. 
-    Моннан тагын Чаң манарасы да күренә. Ул – доминант бина, озынлыгы 67 метр, инкыйлабка кадәр Казанның иң биек ноктасы булган. Аның сакланып калуы да могҗиза, утызынчы елларда шартлатып юк итәргә теләгәннәр. Хәзер ул казанлыларның күзләрен иркәли. Рус стилендә эшләнсә дә, Казанны танырга ярдәм итүче готика стиле элементлары да укыла. Анда дәүләт банкы да бар, эчендә Россиянең барлык алтын запасы сакланган. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында биредә 650 миллион сумлык алтын була. Бу алтыннарны 18 елда Казанны яулап алганнан соң ак чехлар алып китә. Шунда ук Татар ашлары йорты да бар, татар халык аш-суларын популярлаштыру нәкъ менә шуннан башлана. Биредә Әхмәтҗанов дигән пешекче алтмышынчы елларда үз эшчәнлеген алып бара, шунда ук рестораны да эшли.
-    Һәм барыбызга да билгеле булган,  данлыклы Боҗра. Бауман урамы шуның белән тәмамлана. Сәүдә үзәге түгел, Тукай мәйданы шулай аталып йөртелә. Зур түгел, кайчандыр ромб рәвешендә булган. Аны Казанның кендеге дип тә йөртәләр, чөнки еш кына күрешү урыны буларак сайланыла.  
-    Теге якка китсәгез искиткеч Качалов рус драма театрын күрерсез, ул иң өлкән театрларыбызның берсе. Екатерина каретасы копиясе, оригинал версиясе Милли музейда саклана, ул да моннан ерак түгел. 
-    Бауман урамы – Казанның витринасы. Монда һаман уен-көлке, кичләрен үзешчән артистлар чыгыш ясый. Бауман Казанлыларны гел сөендереп тора, бирегә бик рәхәтләнеп киләләр. 
-    Әгәр теге якта кендек икән, Кремльне баш дип атасак, бу урынны кояш чыга торган урын дисәк тә буладыр. Юлыбызны сул кул ягы белән дәвам итәрбез, ахры.
-    Язулар буенча фикер йөртсәк, Төньяк полюска китәбез булып чыга. 
-    Бүгенге көнгә искиткеч планнар!
-    Барып җитәрбезме икән?
-    Казанның җәүһәре булып саналган Петр һәм Павел чиркәвенә барырга тәкъдим итәм. Гыйбадәтханә озакламый юбилеен билгеләп үтәчәк, аңа 300 ел тула. Ул монда, күршедә генә, ерак түгел. Барабызмы?
-    Барабыз!

Казан урамнары буйлап, һава сулап озак йөрергә була. Тик бу иркенләп йөргән очракта. Ә инде А ноктасыннан Б ноктасына барырга чыксагыз, артык озак вакытны алмас, шәһәр үзәге бик уңайлы урнашкан. Ул берничә километрга сузыла.
-    Петр һәм Павел чиркәвен танып та беләләр, гәрчә аерым йортны хәтерләтсә дә. Барокконың берничә төре бар: мәскәү, норЫжкин, стрОгановныкы. Әлеге чиркәү барокко стилендәге иң матур биналар унлыгына керә. Барлык архитектура белгечләре дә безнең Петр һәм Павел чиркәве турында беләләр, Казан җәүһәре дип юкка гына атамадым. Төзелгән чорда иң биек провинциаль гыйбадәтханә саналган. 
-    Чиркәүнең алтарь дип атлаган төп өлеше сакланып калган диләр, бу дөресме? Унсигезенче гасырларда сакланып калганнары сирәк бит. 
-    Дөрес. Күреп торасыз, экстерьеры да искиткеч, аңардан тыш көнчыгыш мотивлары да бар дип санала. Гыйбадәтханәнең өске өлешендәге алтарь, чыннан да, сакланган. Тагын кабатланмас иконастас – гыйбадәтханәнең алтарь һәм урта өлешен тоташтыручы бүлем дә бар әле. Шулай ук барокко стилендә, 18 гасырдан калган. Ни гаҗәп, ул шундый әйбәт сакланган, искиткеч иконОстас! Бөтен Россияне алсаң да, алар бик аз. Кабатланмаслыгы да аның озын гомерле булуына барып тоташа. Чиркәүгә 3 гасыр, әлбәттә, реставрация узган, тиздән бәйрәмен дә билгеләп үтәчәк. Янгыннар да күп булган югыйсә, ничек сакланып калган диген! 19 гасырда гына да бик зур ике янгын булуы билгеле, эче дә дөрләп-дөрләп янган. Реставрациясе дә шул 19, аннары 20 гасырда узган.
-    Реставрациягә килгәндә, чиркәүнең тышкы кыяфәте дә үзенчәлекле: төсләре дә бик заманча сайланылган. Ул элек тә шундый булганмы, әллә инде заманча карашлы архитектор эшеме бу?
-    19 гасырдан калган гравюралар бар, реставрация аларга таянып ясалган. Шуңа чиркәүнең хәзерге тышкы кыяфәте дә оригиналы белән тәңгәл килә дисәк ялгышмабыз. Чыннан да, төсләре бик ачык һәм матур!

Казан шәһәренә кагылышлы бер риваятьне тыңласаң, моннан берничә гасыр элек Петр һәм Павел чиркәвендә хезмәт куйган Чаң сугучы бакыйлыкка күчә. Тик яраткан эше белән саубуллашырга теләми. Хәзергәчә караңгы төннәрдә аның өрәге суккан кыңгырау авазын ишетергә була, имеш. Чаң сугучы аеруча да чиркәү бәйрәмнәре вакытында активлаша, ди.

Шәһәребез легендар, әллә шуңамы, риваятьләр дә бихисап. Мин моны һәрвакыт ассызыклыйм, шәһәр турында сөйли башласам, “Нигә ул булыр-булмас вакыйгаларны да сөйлисең?” диләр. Бу тирәләрдә күпме кан коелган, күпме яулар узган! Димәк, күпме тарихи материаллар юк ителгән дигән сүз. Әлбәттә, төгәл мәгълүмат булмагач, риваятьләр өстенлек итә. Тарихта бушлык кала алмый, барысын да халык авыз иҗаты тутыра. Мисал өчен, Сөембикә манарасы турындагы риваятьне дә тарихчылар дөреслеккә туры килми диләр. Тик халык аны белә, ияләшкән гадәт буенча сөйләнелә дә. Казан Кәсасе турында да риваятьләр бар. Миңа калса, мондый хикәятләрнең булуы әйбәт тә. Сез сөйләп узган Чаң сугучы риваяте дә бик кызыклы. Бер генә сорау: нишләп төнлә йокламый микән ул?

-    Без сезнең белән чиркәү болдыры буйлап атлыйбыз. Әнә теге якка карасак, Югары Ослан тауларына маһабәт күренеш ачыла. Нәкъ менә шунда Идел 90 градуслы борылыш ясый. Шушы болдырдан шәһәрнең иң матур күренешләрен күзәтергә була.
-    Димәк, чиркәүне төзегәндә үк маһабәт күренешне күзәтергә мөмкинлек булсын дип шулай эшләнгән?
-    Әйе. Хәзер әле күпкатлы йортларның түбәләре күренешне кыскарта, элгәре алар булмаган бит. Казанда бер-ике катлы өйләр генә төзелгән. Ә элек исә Бөек чиркәүдән Казанны гына түгел, бөтен Иделне дә күзәтеп булган. Махсус уйланылган эш бу, билгеле. Хәзер инде Иделне тулысынча күрү түгел, өлешчә шәйләнеп китсә дә кәнагать булырсың. Элек уч төбендә кебек күренгән. 
-    Әйтергә кирәк, элек елганың юлы да башкачарак юнәлештә булган бит: Цирк урынында, мәсәлән, Идел елгасының култыгы урнашуы, Болакка кушылу урыны буларак та билгеле.
-    Хәзер инде Идел киңәйде, Кубышев сусаклагычы ярдәме белән, илленче елларда 10 метрга күтәрелде. Бөтен болыннар су астында калды. Апрельдә язгы ташулар вакытында бик җәелеп, берәр айдан кире үз яраларына кайта торган була. Тик ул очракта да Идел өч тапкырга таррак аккан әле. Ул чакта Маркиз утравы да зуррак мәйдан белән көн күргән. Хәзер инде елга бик киң. Гадәттә, барлык шәһәрләр дә Иделнең яң ягында, Казан гына сул ярында урнашкан. Бәлки шуңа да елга шәһәр эченнән бик күренми. Башкалар өстән елгага карап соклана алса, без исә астарак урнашкач, Идел белән күрешә алмыйбыз.

Казанны уратып алган матурлыкларны әле соңрак урап әйләнербез. Әлегә исә шәһәр үзәгендә дә адым саен очрап торучы җәүһәрләрне барлый торыйк.
-    Хәзер сез күргән Александров пассажы тулы бер квАрталны биләп тора. Бинасы искиткеч зәвыклы! 
-    Сәгате дөрес йөриме ул?
-    Дөрес! Кайчандыр Патша галиҗанәпләре өчен җырлаган алар.
-    Ул сәгать янына ничек менеп йөргәннәр?
-    Моның өчен махсус механизмы да бар. Алар кайчандыр Казанның иң яхшы сәгатьләре саналган. Аларның әле кыңгыраулары да булган, ни кызганыч, сакланып калмаганнар. Патшаны шул кыңгыраулар чыңы белән соңгы юлга озатканнар.
-   Александров исеме юкка гына бирелмәгән, хуҗасы истәлегенә шулай аталган. Сергей Евсеевич танылган шәһәр башлыгы була, унтугызынчы гасырлар уртасында аны “Чәй патшасы” дип тә йөртәләр, чөнки Кытайдан зур күләмдә чәй кайтарту белән шөгыльләнгән. Бу пассажны аның улы – Александр Сергеевич төзетә, тора-бара бина аның сеңлесе – Ольга Александровна кулына күчә. Ул исә губернаторда кияүдә булса да, ике фамилиясен дә йөрткән. Пассаж керем кертүче йорт саналган, Совет чорында да иң популярлар рәтендә йөри. Ялгышмасам, биредә “Пионер” кинотеатры эшләгән, күпләр шуны күрер өчен килгән. Аскы катта студентлар арасында аеруча да популяр кафе гөрли. Аңлавыгызча, пассаж озак вакыт кулланышта була. Кызганыч, әнә теге өлеше җимерелә, карст аркасында дип аңлаталар. Типография шунда эшләгән. Җимерелгәннән соң пассажны нишләтергә дә белми аптырыйлар, сүтәргә дә уйлыйлар. Бәхеткә, ахырда бу фикердән баш тарталар. Хәзер бина бернинди функция дә башкармый, тышкы ягын төзәткәннәр, ләкин эчендә эш күп әле. 
-    Аңа нинди дә булса функция бирү планда бармы соң? Бик зур бина, арендага бирү өлкәсендә перспективалары да югарыдыр. Мин аның эшләгән чорын да хәтерлим әле, ул чыннан да бик матур иде. Эчкә кергәч, гүя ике йорт арасында пыяла гөмбәз утыртканнар.
-    Бинаның төп үзенчәлеге шунда. Франциядә барлыкка килгән пассажлар да пыяла түбәле булганнар. Мәскәүдәге ГУМ шикелле, ул әзрәк кечерәк әлбәттә, тик ГУМ да пассаж санала. Катлар буйлап менгәндә, пыяла түбәдән яктылык бөркелгән. 

-    Әле генә пассаждагы сәгатьләрнең төгәллегенә сокланган идек, хәзер инде болары да чаң сукты. Сәгатьләргә кагылышлы бер хикәят искә төште, чынбарлыктырмы ул, уйдырмамы, белмим. Имеш, элек уклар түгел, цифрблат уклар тирәли әйләнгән. Дөресме бу?
-    Юк, бу уйдырма. Спас манарасы 17 елда барлыкка килә, соңрак яңартып корыла, эчендә хәрби чиркәү урнаша. Спас манарасы Мәскәү Кремлен дә, Италия стилен дә хәтерләтә. Билгеле булганча, Мәскәү Кремлен италиялеләр төзегән булса, безнең Кирмәнне үзебезнең осталар салган. Данлыклы Псков осталары – Барма һәм Постник – Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәвен дә төзүчеләр, бездә дә эш башлый, тик ярты гасырдан соң гына тәмамлана. Борис Годунов идарәсе чорында гына төзелеп бетә. Кирмән алар салган иң матур биналарның берсе. Түбән Новгород, Себердәге Тобольскта да төзегәннәр, тик алары бик кечкенә. Безнең Кирмән исә шәһәрнең бизәге дә, горурлыгы. Спас манарасы Кирмәнгә кушылып китә, әйләнә-тирәсендә мәйдан төрле вакытларда төрлечә йөртелгән. Иван, Александров мәйданы, хәзер Беренче май мәйданы буларак яңгырый. Хәзер Муса Җәлил һәйкәле торган урында, элек Александр Икенчегә һәйкәле дан тоткан. Бик матур һәйкәл, кызганыч, инкыйлабтан соң юк ителә. 
-    Спас манарасына әле чиркәү дә өстәп салына, аны Павел Васильевич төзетә. Кечерәк кенә часовнясы да була әле, анысын да сүтәләр. Менә бу мәйдан турында сөйләшсәк, ул гасырлар дәвамында Казанның төп сәүдә ноктасы буларак билгеле. Казан ханлыгы чорында биредә Кәрван сарай да урнаша. Спас манарасы каршында күпер, астында чокыр да булган әле, аны унсигезенче гасыр ахырында гына күмәләр. 
-    Сәүдә, аның мәйданнары турында күп сөйләштек, димәк, кемдер сәүдә процессы белән идарә итәргә тиеш булган. Хәзер исә нәкъ безнең артыбызда Казан шәһәре Мэриясе тора. Бу бина да кайчандыр идарәчеләрнеке булганмы? Яки тарихы бөтенләй башкамы?
-    Башта бина ЕврЕиновлар нәселенеке санала. Әйтергә кирәк, унсигезенче гасырның шактый абруйлы нәселе ул. Алар откупщик вазифасын башкарганнар, Себердә Бестужевлар белән бергә иң бай гаиләләрнең берсе саналалар, аракы сатып сәүдә иткәннәр. Унтугызынчы гасырда бөлгенлеккә төшәләр һәм бу йортны безнең магистратка саталар. Һәм инде менә 200 ел дәвамында бина хакимият җитәкчеләренә, шул исәптән Мэрияга да хезмәт итә. Әзрәк астарак 18 гасырдагы магистрат бинасы да бар әле. Гербы да бар, Казан шәһәренең төп административ бинасы, димәк.
-    Күршедә генә кайчандыр төп сәүдә үзәге булган Кунак йорты урнашкан. Аңа да 200 елдан артык, ул 18 гасырның ахырында төзелгән. Пугачевлылар ут төрткәннән соң, 17 гасырдагы иске Кунак йорты янып юкка чыга, 20 ел дәвамында Казан сәүдә йортыннан башка яши. Зур сәүдә нокталары кайнаган шәһәрнең мондый бинага ихтыяҗы зур була. Шуннан шәһәр халкы мөрәҗәгать белән чыга, нәтиҗәдә яңа, галәмәт зур мәйданлы сәүдә йорты төзелә. Ул Санкт-Петербургтагы сәүдә йортыннан да калышмый. Аның бер өлеше зыян күрә, ОБКОМның 5 катлы бинасы төзелә, тик шулай да күп өлеше сакланып калган. 19 гасырның ахырыннан биредә шәһәр музее, хәзер Милли дип аталучы музей эшли. 
-    Безне тоткарлаучылар юк, димәк, рәхәтләнеп Кирмән территориясе буйлап йөреп чыксак та була.
-    Киттек!


Кирмән мәйданнарына аяк баскан һәркем, беренче чиратта, Сөембикә манарасына таба юнәләләр икән. Әлеге манара турында нинди генә риваятьләр сөйләнми дә, нинди генә җырлар, мөнәҗәтләр җырланмый! Авыш булуы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итсәң, имеш, Сөембикә манарасы теләкләрне чынга ашырырга сәләтле. 

Чыннан да, Казанның тагын бер символы булып 7 каттан торган, кызыл кирпечле Сөембикә манарасы тора. Риваять буенча, манараны нибары 7 көн эчендә төзегәннәр. Имеш, көннәрдән беркөнне Иван Васильевич яшь, чибәр кыз – Сөембикә янына ярәшергә килә, Мәскәү патшабикә булырга тәкъдим итә, тик Ханбикә катгый баш тарта. Шуннан соң ул гаскәре белән килеп, шәһәрне яулап ала. Инде Сөембикәнең башка чарасы юк – кияүгә чыгарга ризалаша. Тик бер шарт куя – 7 көн эчендә, Казандагы иң югары манараны төзергә куша. Чыннан да, манараның катлары да 7. Нәтиҗәдә, 7 көн эчендә төзеп тә бетерәләр, туй мәҗлесе башлана. Мәҗлес гөрләгән арада, Сөембикә манараның иң югары катына менә, соңгы тапкыр яраткан шәһәренә күз сала, саубуллаша да таш булып аска оча. Һәм һәлак була... Менә шундый трагик риваять. Тик аның чынбарлык белән бер генә бәйләнеше дә юк. Сөембикә манарасы теләкләрне чынга ашырмаса да, янына килеп карарга мөмкин һәм истәлеккә фотога төшәргә дә була. Тик берәр кисәген каезлап алырга кирәкмәс, киләсе буыннарга да калдырыйк. 

-    Димәк, без хәзер Кирмән эчендә – Казанның йөрәгендә. Бер Кирмәндә чиркәү дә, мәчет тә булган очраклар күпме?
-    Бердәнбер урындыр, бердәнбер очрактыр бу. Чын-чынлап Көнчыгыш һәм Көнбатыш кушылуы бу. Чынлыкта да бу ике төшенчә менталь нәрсәләр, алар һавада, алар йөрәктә, безнең канда, географиягә кагылышлары юк. Казанда алар кисешә: Ислам, Православие, Көнчыгыш, Көнбатыш – безгә барысы да кадерле. Бер-беребез арасына чикләр куймыйбыз, киресенчә, бер-беребез куенына сыенабыз.  

-    Мин хәзер тамашачыларыбызга кечкенә генә бер серне чишәрмен, мөгаен: ике кеше, ике юнәлеш һәм ике бар нәрсәне өйрәнү, күрү, тою теләге. Беребез Кама, икенчебез Идел елгасы буйлап юнәлергә тиеш, син кая барырга теләгәнеңне хәл иттеңме әле? Шәхсән мин үзем һаман уйда...
-    100% хәл иттем, мин борынгы шәһәрләр буйлап, элеккеге Болгар җирләре, Казан ханлыгы биләмәләрен туфракларында казынып өйрәнәсем килә. Бер сүз белән әйткәндә, мәдәниятебез тамырларын, милли мирасыбыз нигезен, төньяк, көньяк парадигмасын аңларга телим.
-    Дөресен генә әйткәндә, Гришаның карарына мин дә бик шат. Күңелем баштан ук Иделгә яткан иде. 
-    Иделнең уң як яры, данлыклы Югары Ослан таулары моннан да күренә. 
-    Мине анда ни көтә?
-    Беренчедән, биредә Идел 90 градуслы борылыш ясый. Әнә тегендә Соколка тавы, аннан Казан уч төбендә кебек. Аның ничек урнашуы, Иделне һәряклап кочаклавы, чын мәгънәсендә казанга охшап калуы да күренә. Соколкодан Казанның Азино кебек ерак районнарын да карап була. Казан Иделнең сул як ярында урнашканга, аны юньләп күрә дә алмыйбыз, ә инде каршы яктан сезне бик мәһабәт күренеш көтә. Ә уң як ярга килгәндә, кайчандыр ул алма бакчалары белән тулган. Унтугызынчы гасыр башында, кенәз Сергей Сергеевич Гагарин аркасында бар уң як яр шау чәчәккә күмелгән: чия, алма бакчалары...
-    Антоновка сорты да шуның белән бәйлеме?
-    Юк, бәйләнеше юк, антоновка алманың иң популяр сортыдыр. Казанның йөзләгән трактирында тозлы кыяр һәм тозлы алма иң популяр кабымлык булган. Трактир ишеге төбендә кисмәк торган, һәр килгән кеше үзенә алма эләктерә кергән. Элек бит ул бердәнбер җимеш булган! Хәзер ярар ла банан, мандариннар һәм тагын әллә никадәр җиләк-җимеш бар, элек бер алма, шуның белән шул. Россиянең иң данлыклы алма бакчалы уң як ярда, ләкин ни кызганыч, болар инде тарихта гына калды. Тагын уң як яр акшары белән дә данлыклы. Элек бу урыннар борынгы диңгезнең төбе булган, ә без исә әлеге диңгезнең үзәгендә яшибез. Кайчандыр төп булган нәрсә өскә калкып чыккан. Шунда ук Печище, аның акшарында Кирмән төзелгән. 
-    Сүз дә юк, искиткеч матур урыннар! Гүзәл Иделнең ярлары белән ләззәтләнеп йөрерсез әле. Данлыклы Юрьев мәгарәләре, Кама тамагында виноград бакчалары, балыклы Тәтеш ягы... Һәм, әлбәттә, Зөя утрау-шәһәрчеге. Христиан диненең иң борынгы һәйкәлләре шунда урнашкан. Идел 3мең ярым километрга сузыла, Ауропаның иң озын елгасы ул, менә аның ярлары буйлап чиркәүләр тезелгән. 
-    Кама буенча сәяхәт итәргә җыенга Григорийга килсәк, шулай ук кызыклы сәяхәт көтә. Кама – борынгы удмурт атамасы. Әлеге елга Иделдән аермалы буларак караңгырак, элек тә урманнар белән тулып утырган. Шулай ук искиткеч матур урыннары бар, мисал өчен, борынгы Алабуга, фин-угырларның каһиннәре җыела торган урын – Шайтан шәһәрчеге бар.  Шулай ук борынгы Кичү ныгытмасы – Кичү  фельдшанецы сакланып калган. Ул төзелеп тә бетмәгән, ләкин сакланып калучылар арасында да бердәнбер. Пугачевлылар белән сугыш та шунда узган, барып күрегез. Һәм Алексеевск янында Биләр – элеккеге башкалабыз. Ул бик зур шәһәр булган, аның мәйданы бүгенге теләсә кайсы Ауропа шәһәреннән дә зуррак. Бүгенгә эзләп табылган казылмалар үле шәһәрнең бик кечкенә өлеше генә. 1236 елда монголлар тарафыннан яулап алынган Болгарның башкаласы яңадан торгызылмаган. Ул әлегә Болгар кебек үк туристик урын түгел, тик барып күрергә кирәк. Шунда ук Ауропада иң зур Венгр каберлеге дә табылган, әле күптән түгел генә, моннан нибары 40 ел элек, Зур Тигәнәлек авылында ул. Искитмәле урын! Безнең җирләребез бик борынгы, иң кабатланмас урыннар дияр идем. Әмма кан бик күп коелган, шуңа да чыганаклар аз, ярый әле археологлар әзрәк ярдәм итә. Мәдәниятләр дә катнаш, тик уникальлеге дә шунда! Без моны сакларга, кадерен белергә тиешбез. Сезгә хәерле юллар теләп калам! Бер кочак хис-кичереш белән әйләнеп кайтыгыз!

Алга таба карагыз: без Татарстанның иң әкияти, риваятьләр һәм һәр почмагына тарих сеңгән урынына, Иделдәге бердәнбер  Зөя утрау-шәһәрчегенә юнәләбез. Биредә хәтта риваятьләр дә җанлана,  без исә җылы бер монастырьда кунак булырбыз. Ул Идел киңлекләрен кырыс карашы белән күзәтеп тора.

Тапшыруны әзерләделәр: Алексей Усанов, Алёна Дёмина, Лия Шигаби, Олег Ешенгулов, Булыт Мирзиянов, Наталья Алянгина, Алик Мөхәммәдиев, Егор Морозов, Илүзә Бикчәнтәева

“Казан Кирмәне” музей-тыюлыгының коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Казан епархиясе, шәхсән Дмитрий Аликинга, Татарстан һәм Казан Митрополиты Кириллга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Казанның сәләтле музыкантларына - “Мураками” һәм “Тревожное Воскресенье” төркемнәренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез!

“Татарстан-24” телеканалы, 2021 ел

Поделиться:
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 18:39 21.12.2021
    Без имени
    Спасибо порадовали тех, кого как минимум 10 лет, но бесполезно учили русскому языку, как языку межнационального общения