Телеканал
Налоговые органы приглашают граждан 25 апреля 2024 года с 09:00 до 20:00 на День открытых дверей по вопросам декларирования доходов физическими лицами. Юридическая клиника Казанского института (филиала) Всероссийского государственного университета юстиции оказывает бесплатную юридическую помощь населению. Адрес: г. Казань, ул. Хади Такташа, д.124, к. 4, телефон: 8(843)520-45-64, 89372948679. Проводится отбор на военную службу по контракту. Единовременная выплата 195 тыс. руб., денежное довольствие в зоне СВО от 204 тыс. руб., удостоверение ветерана боевых действий, доп. выплаты, премии. Тел. Единой службы отбора 117. Подписывайтесь на «Татарстан-24» в Telegram, YouTube, а также в VK и Одноклассниках и следите за актуальными новостями.

Культура

Татарстан киңлекләре буйлап. Икенче чыгарылыш

Татарстан киңлекләре буйлап. Икенче чыгарылыш

Ике катнашучы, ике юл, Татарстан юллары буйлап ике сәяхәт. Романтик туташ хәзинә һәм риваятьләр эзләп Идел елгасы аша кичә, бруталь егет борынгы сугышчылар һәм аларның гаскәрләре эзе буйлап, Чулман яры читеннән җилдерә. 

Узган программада без нуленче километр янында очраштык, Казан урамнарын урадык, серләрен белдек һәм риваятьләрен сөйләдек. Бүген исә Татарстанның иң серле, иң сихри урынына – Зөя утрау-шәһәрчегенә юнәләбез. 

Григорий Чулманны өйрәнергә уйлады, ә без исә бүген Идел аша сәяхәткә чыгабыз. Елганы өйрәнүнең иң отышлы варианты – әлбәттә, су юлы аша. Болай аны күреп кенә калмыйча, һәр күзәнәгең белән тоярга да мөмкин. 

Су юлыннан булмый ни, Буян утравы һәм могҗизаның үзе булган кит балыгына ничек барып җитәсең, ди. Татарстан киңлекләрендә дә мондый әкияти персонажлар бардыр әле. Миңа калса, Зөя утрау-шәһәрчеге сихри дөнья сыман серләр белән тулы. Бер сәгать дигәндә бирегә йә машинада, йә автобуста килеп җитәргә мөмкин. Безнең максат исә А ноктасыннан Б ноктасына барып җитү генә түгел, матурлыкка сокланып, хис-кичерешләр диңгезендә коенып кайту да. Романтика сөючеләр безнең төбәкләрдә әз түгел икән, хәтта эш көннәрендә дә теплоходлар халык белән шыгрым тулы. Шуңа да барырга җыенсагыз, билетларны алданрак кайгыртыгыз. Югыйсә аннары пристаньнан кузгалып китүче су көймәсенә кулъяулыгыгызны гына болгап калырсыз. Сабый чагында корабльләрдә йөзеп сәяхәттә булган һәр кеше, су машинасының иң серле урынына – капитан рубкасына керәсе килгәндер. Без һөнәри өстенлекләребездән әрсез рәвештә файдаланып,  шул серле бүлмәгә эләгә алдык.

- Идел минем эш урыным. Өебез дә яр буенда иде, кечкенәдән көймәдә йөзеп, биредә үстем. Үз теләгем белән Елга техникумына укырга кердем, һөнәремне дә аңлап сайладым, флотта хезмәт иттем. Әлбәттә, арган чаклар да була, ләкин язга таба күңел кабат суга тарта. 


Instagram-аккаунт программы - самые красивые кадры и бекстейджи со съемок!


Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Идел сөзәкләрендә, Займище күпере тирәләрендә, борын-борын заманда әллә птеродактельләр, әллә аҗдаһалар яшәгән, бәлки, зилант үзе кунакка килгәндер, белмәссең – фикерләр төрле. Күзләр талганчы карасак та, бер генә борынгылык дәлилен күрмәдек. Тик халык авыз иҗатында бу сорауга да җаваплар әзер: янәсе, бу урыннарга кешеләр күпләр күчеп килә башлагач, кәлтәсыманнар бу күренешне ошатмаган. Тик тавыш куптарып, шаулап та йөрмәгәннәр: шыпырт кына кеше азрак урыннарга күченеп киткәннәр. 

Макарий монастыре бик ошый миңа. Рудник алдында кала ул, яныннан үтеп китәбез. Сихри урын! Элек анда экскурсияләргә алып бара идем, аурасы үзенә күрә бертөрле, минемчә. Өскә менеп купельдә коендым. 

Макарий монастырена без дә бүген барырбыз, анда карар, сокланыр әйберләр бихисап. Ләкин әлегә безне Зөя уртавы зар-интизар булып көтәдер. 

1551 елның 24 май ае. Явыз Иван Урта Идел буенда беренче христиан шәһәренә нигез салырга боера. Моның өчен сәяси һәм стратегик сәбәпләр дә җитәрлек була. Шул елдан бирле безнең көннәргәчә Зөя ныгытма буларак та, психиатрия хастаханәсе сыйфатында да хезмәт итә. Халык тарафыннан тулысынча онытылып, аннары кабат иртәнге кояш нурыдай калкып чыга.

Безнең Россия халкы әкиятче сыман, һаман ниндидер мифлар эчендә яши, әкиятләр ярата. Әгәр ул шуңа өстәп әкияти урынга килсә, күңелендә дә әкият яшәсә чын гармония барлыкка килә. Гитараны көйләгәндә камертон дигән төшенчә бар, биредә дә шул барлыкка килә. Биредә дә шулай ук: кеше серле урынга килә һәм күңеле җырлый башлый. Мин үзем беренче тапкыр Зөягә килгәндә, җитмешенче еллар иде ул, бу җирләр кыргый иде әле. Әти алып килде, мин сабый бала гына, яр буенда, территориясендә арлы-бирле йөрдек. Психиатрия хастаханәсендә яшәүче кешеләр юаш кына, шыпырт кына утрау буенча йөриләр иде. Бер куак төбендә параходның тимердән ясалган руль тәгәрмәче ятканы хәтеремдә. Ул шундый зур иде! Куак төбендә – руль тәгәрмәче сәер күренеш, әлбәттә. Җирдә пычаклар аунап ята, аларның 16, 17 гасырдан калганын соң гына аңладым. Керамик плитә кыйпылчыклары, тәңкәләр... Шул чактагы бала акылым белән дә бу урынның тарих белән сугарылганын тойдым.  

Успенский ирләр монарстыре да Зөя кебек үк тормыш юлының төрле чорларын күрергә өлгергәндер, чөнки ул утрауның үзеннән нибары 4 яшькә генә кече. Тик үзенең озын гомерле булуы белән генә түгел, аңлата алу сәләте белән дә гаҗәеп гыйбадәтханә ул. Чиркәү тормышыннан бөтенләй хәбәрдар булмаган кешеләр дә, соборның фрескларына карап, изге язуларны укый, аңлата, сөйли алалар икән. Без дә тикшереп карадык, дөрес сүз, сөйләрбез, ләкин аз гына сабыр итегез.  

Успенский соборының фресклары изге язулар өлкәсендә вакыйга гына түгел, ачык итеп сурәтләнгән дин тәгълиматы, вәгазьләр дә. Соборның бизәлеше махсус шулай корылган, изге язуларны белмәгән, гомумән, рус телен аңламаган кешеләр дә, Евангелиенең ни турыда сөйләргә теләгәнен, беренче бүлекләрдә ни язылганын сөйләп бирә ала. Монарстырь һәр кеше өчен дә ачык, гүя ул аларга мөрәҗәгать белән дәшә. Беренче карашка кызык эзләп, күңел ачу өчен, белем эстәп килгән иң дөньяви кешеләр дә, гыйбадәтханәне күргәч шаккаталар, сораулар яудыралар.

Безнең дә сораулар туды. Фрескдагы импозант ир-ат ни сәбәпле ат башы белән сурәтләнгән?

Җәфа чигүче Христофор ул, чыннан да, әлеге фреска калганнарына караганда күбрәк кызыксыну уята. Кызганыч, утравыбызга төркемнәре белән килгән экскурсоводлар күпчелек шул фреска турында гына сөйлиләр. 

Әмма алар бик кызыклы тарихны сөйли, аның нигезендә берничә сезон сериал да төшерергә буладыр. Яшәгән ди булган ди, чибәр бер ир-ат, бер кайгысы булмас иде лә, ләкин хатын-кызлар артык игътибарлары белән тәмам теңкәсенә тигәннәр. Янәшәсендәге кызлар беренче адымны ир-ат ясарга тиеш, үзең барып дәшү килешмәгәнен әллә белмәгәннәр, әллә белеп тә аңламаганнар, бәхетсез Христофорны ахыр чиккә җиткәнче туйдырып бетергәннәр. Тегесе инде нишләргә дә белмәгәч, Ходайга ялвара башлаган: мине ямьсез итсәң, бу хатыннар якын килмәсләр иде, тынычлап яшисем килә дип сораган. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, Христофорның тәне җәрәхәтләр, яралар, ямьсез эзләр белән тулган. Шушы урында мәхәббәтле кызларның күбесе баш тарткан, ләкин аеруча да үҗәтләре алай да чигенмәгән. Христофор кабат Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән, бу юлы мәсьәлә тамырыннан хәл ителгән: егеткәйнең башы әллә атныкына, әллә этнекенә әйләнгән.  Анык кына аңлатып бирүче юк, ул кирәк тә түгел, чөнки бу мифның чынбарлык белән бәйләнеше барыбер юк. 

Газапланучы Христофор риваяте безгә ялгышлыклар белән килеп җиткән, чиркәү телендә бу күренеш апокриф дип атала. Әлбәттә, әлеге җәфа чигүче дә кеше кыяфәтендә булган. Еш кына сурәтләсәләр дә, этнең дә, атның да катышы юк.  Грек теленнән славян теленә тәрҗемә иткәндә, борынгы чорларда ук хата җибәрелгән. Текстның беренчел вариантында Ходайга мөрәҗәгать иткәнче Христофорның холкы ерткычларныкы кебек ярсу, гайрәтле диелә, менә шул урынны хайван кыяфәте буларак тәрҗемә итәләр. Моннан ары икона язучылар инде шушы тәрҗемә нигезендә уйлап, фантазияләрен ахырына җиткергәннәр. 17нче гасырда, бәлки беләсездәдер, Никон Патриарх вакытында гыйбадәт китаплары төзәтелә, шунда бу ялгышлык та дөресләнә һәм мондый сурәт хата буларак бәяләнә. Хаталы сурәт безнең Успенский соборында гына сакланып калган. 

Зөя буйлап йөргәндә иң үҗәт реалистларның да әкиятләргә ышану теләге барлыка киләдер. Чөнки бу урынның һәм почмагына әкият сеңгән сыман.

Ершов Зөядә булган, безнең Успенский монастыренә кергән. Ул, мөгаен, Зөяне язгы су ташулары вакытында күргәндер һәм әкиятен язарга биредә илһамлангандыр. Гомумән, безнең Зөя илһам чыганагы ул. Александр Сергеевич Пушкин данлыклы “Сказка о царе Салтане” әкиятен, Буян утравын Зөягә килгәнче әз генә иртәрәк яза. Биредә ул “Россия һәм Себер шәһәрләре күренеше” гравюралар альбомын актара. Хәтта Борис Гребенщиковның  “Сидя на красивом холме” җыры да Зөя турында. 

Татарстандагы кит-балык фольклорны ни кадәр яраткандыр, белмибез, әмма Зөягә килүчеләр халык авыз иҗатына баштанаяк чума. Беренче хис-кичереш бик гади: әлеге тойгы миндә әлегәчә, инде 4 ел ярым дәвамында саклана. Әкияткә эләккән кебек тоям үземне. 

Зөя – сирәк күренеш. Беләсезме, дөньяда да утрау сыйфатындагы шәһәрләр бик аз, күбесе диңгез һәм океаннарда урнашкан. Әлбәттә, бик кызыклы, зур, тарихи утраулар бар. Мисал өчен, БретАнь утравы. Әмма ул бик зур, шуңа да Зөя кебек үк кызык түгел сыман. Зөя Идел елгасында урнашкан. Ә Идел елгасы – безнең халыкларыбыз күңеле.  Россия Федерациясендә яшәүче һәркемнең Идел сүзен ишетүгә, күз алдына иксез-чиксез киңлекләр, ирекле җил, маҗаралар, сәяхәт килеп баса. Ә монда үзен генә алсаң да искиткеч булып саналган елгада, шундый ук искиткеч утрау-шәһәрчек тә бар. Иделне аркылыга-буйга гизсәгез дә, безнеке сыман Зөя утравын башка таба алмассыз. Идел генә дә түгел, башка елгаларда да юк әле.  

Эзлисе дә килми! Юк-бар ыгы-зыгы нигә кирәк?! Зөянең иң кызу туристлык сезонында да көләч йөзле һәм сабыр халкы, тәбрикләмәләрдән күчереп ясалгандай өйләре алдыбызда ярылып ята ләбаса! Сүз уңаеннан, утрау халкының төрлесе бар монда.

250гә якын кешенең паспортында “Зөядә яши” дигән мөһере бар. Кешенең паспортына күз салгач, анда “Зөя, Чуртан елгасы яр буе урамы” дигән сүзләрне күрүе нинди рәхәт икәнен белсәгез сез!

Чуртан елгасы яр буе урамы яисә Раштуа тыкрыгы буйлап атлаганда, НИиЧАВО алтактасы менә-менә күзгә ташланыр сыман. Бер дә булмаса, әкиятләрдәге читекле мәчене очрарга тиеш кебек. Биредәгеләр әйтүенчә, соңгысы реаль тормышта да булырга мөмкин икән.

Зөядәге шартлар ярдәмендә биредәге песиләр әкияти хайваннарга әвереләләр. Урамда үтеп барганда берәр мәчене очратып, озак кына күзләренә карап, элемтә урнаштырып карагыз әле. Гади генә мәче булмавын шунда ук аңларсыз. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. 

Чыннан да, Зөя мәчеләре әрсезлекләре, аралашучанлыклары белән аерылып тора. Тәртип бозгаларга яратсалар да, артыгын узынмыйлар. 

Зөя – серле урын дип юкка гына әйтмиләр. Биредә хәтта мәңге чынга ашмас дип уйлаган хыяллар да чынга әверелә. Бу сүзләрнең асылына хәзер сез дә төшенерсез!

Бүген инде берничә кат телгә алынган Макарий монастыре Зөя кебек үк тапталган урын саналмаса да, үз күзләрең белән барып күрми ярамас.
Монастырьның тарихы үзенчәлекле. Ник дигәндә, аңа нигез салучы булып саналган Преподобный Макарий (менә бу һәйкәл аны сурәтли), гыйбадәтханәне үзе булдырмаган. Аның тарихы болайрак: 15нче гасырда Преподобный Макарий Түбән Новгород өлкәсендәге бер монастырьгә беркетелә. Казан ханлыгының чираттагы һөҗүме вакытында әсирлеккә төшә. Әмма хан Макарий белән очрашкач, аңа карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәтә. Нәтиҗәдә аны һәм башка әсирләрне дә азат итәләр. Бер төркем азат ителүчеләр кире туган якларына кайтырга чыга. Менә бу урынга килеп җиткәч, Вознесение бәйрәмен үткәрәләр. Преподобный Макарий ант итә, бу урында кайчан да булса монастырь калкып чыгачак, ди. Шуннан алар юлларын көнчыгышка таба дәвам итәләр һәм КосторамА җирләрендә ул вафат була. 200 ел үткәч кенә Кострома монастыреннән бирегә схимонах Исайя килә, бу урыннарга урнаша. Менә шулай 18 гасырда монастырь барлыкка килә дә.

Ике гасыр дәвамында монастырь гөрләп эшли һәм аңарда ир-ат монахлар яши. Тик аннары яңа гасыр яңа төрле тәртип урнаштыра башлый. Яңа кагыйдәләр ерак дип тормый, бирегә дә килеп җитә: тәреләрне салдыралар, кыңгырауларны да алып юк итәләр, биредә яшәүчеләрне куып тараталар. Бушап калган гыйбадәтханәдә пионерлагерь оештырып куялар. Барысы да партия кушканча башкарыла, билгеле. 

Мисал өчен, гыйбадәтханәнең алтарь өлешен бәдрәф итәләр. Балалар яшәгән, әлбәттә, тик алай да дингә каршы пропоганда яхшы ук алып барылган. Ул балалар хәзер әбиләр һәм бабайлар инде, бирегә киләләр һәм монда ничек яшәүләре хакында сөйләп китәләр, хатирәләрен яңарталар. 

Төнне көн алмаштырган сыман, вакытлар да үзгәргән: тәреләр, кыңгыраулар да кире кайтарылган. Монахлар да кабат җыелган, шул рәвешле гади чиркәү тормышы дәвам иткән. Таң белән уяну,  иртәнге дога, гади генә иртәнге аш, кире какмау, каршы дәшмәү, кичке хезмәт һәм өзлексез кул хезмәте. 

Бар да бик гади, устав буенча бездә. Ләкин тормышның мәгънәсе уставта гына түгел бит әле, ә кешенең эчке дөньясында ниләр булуына кайтып кала. Монастырьдә дә дөньядагы кебек яшәргә була, дөньяда да монастырьдәге сыман яшәгән очраклар бар. Кешенең үзеннән тора. 

Макарий гыйбадәтханәсенең кырыеннан узып, йөзеп яки очып барганда да, мәһабәт сынны очратырга мөмкин. Ул кулындагы тәресе белән гүя бар Идел киңлекләрен яктыртып тора. Биредә яшәүче христианнардан ул Минин, Сергей Радонежский яки Пожарский дигән фаразларны ишетергә туры килде. Ләкин мантыйклы кеше үзенә кирәкле җавапны тиз табар: Макарий монастыре, димәк, безне Макарий үзе каршы ала да. Бер кызыксынучан егет, һәйкәлне бу урыннардан Шүрәлеләрне куркытып тору өчен урнаштырганнар дип, фикерен белдергән. Имеш, алар артык күбәеп киткәннәр, кешеләргә зыян сала, юлчыларны адаштыра, гөмбәчеләрнең котып ала башлаганнар, бер сүз белән әйткәндә, бөтенләй юлдан язганнар. Ә изге тәредән хәтта урман пәриләре дә куркадыр. Диндар кешеләр дә шүрәлеләрне өнәп бетермидер, бер очтан аларны да саклап тора. 

Бүген көн дәвамында бер әллә никадәр риваять һәм хикәятләр белән очраштык, хәтта әкияти персонажларның да чын корсагын кашырга насыйп булды. Дөньяда никадәр кеше булса, фикерләр дә шулкадәр күптөрле икәненә тагын бер кат инандык.

Идел? Киң, иркен, безнең елга. Мин инде биредә 5 ел яшим, дөресен әйтәм, әлегәчә бу картинага инде ияләшеп беттем дия алмыйм. Чөнки ничә тапкыр күз салсаң да, иртән, көндез, киченме, күңелдәге бер хис сине туктатып кала, һәм син дөньяңны онытып табигатьне күзәтәсең. Бу киңлекләр һәр кешенең дә йөрәгенә хуш киләдер. 

Миңа калса, Идел безнең өчен тотрыклылык, даимилек символы да. Бер елгага ике тапкыр керә алмассың дисәләр дә, инде ничәмә-ничә гасырлар, еллар буена Идел мәгърүр ага бирә. Бетми дә, кимеми дә, димәк, су тулы чыганаклары да бар. Аннары үзе дә диңгезгә коя. Һәм бу өзлексез хәрәкәт инде күпме вакыт дәвам итә. Мин монда безнең бөтен тормышыбызның символикасын да күрәм. Идел – даимилек, тынычлык, өмет, нигез билгесе дә.

Кайчандыр Явыз Иван карашы аша горур аккан Идел елгасы, бүген инде спутник һәм кәрәзле телефоннар камералары астында җәелеп ята бирә. Әкияти песиләр, тарихи бина һәм гыйбадәтханәләр, зилант һәм птеродактельләр очышы хакында да хәтерләүче ташлар, искиткеч гүзәл кояш баюы – боларның барысын да истәлеккә калдырам дисәң, фотоаппарат һәм телефоннарның хәтере генә җитмәс. Яңа риваятьләр, хикәятләр һәм фотосурәтләр артыннан без әле монда әйләнеп кайтырбыз.

Алга таба карагыз: хәзинә һәм тарихи фактлар артыннан Григорий Алабугага юл тотачак. Һәм иң көтелмәгән урыннарда табачак та, моңа кадәр журналистларга сөйләнмәгән серләрне дә белеп кайтачак. Ә мин исә су юлының серле сәнгатен өйрәнермен, кыю хатын-кызларның батырлыгына сокланырмын һәм Югары Ослан айсбергында кунакта булырмын.

Тапшыруны әзерләделәр: Алексей Усанов, Алёна Дёмина, Лия Шигаби, Олег Ешенгулов, Роман Ишкинин, Наталья Алянгина, Алик Мөхәммәдиев, Егор Морозов, Илүзә Бикчәнтәева

Казан епархиясенә, шәхсән Казан һәм Татарстан Митрополиты Кириллга, игумен Симеонга, иеромонах Амвросийга һәм Дмитрий Аликинга рәхмәтебезне белдерәбез!

Зөя уртау-шәһәрчеге музей-тыюлыгының бар коллективына һәм шәхсән Артём Силкин, Юлия Нуриевага рәхмәтебезне белдерәбез!
Казан пассажирлар елга порты хезмәткәрләренә, шәхсән Эльмира Захватовага рәхмәтебезне белдерәбез!

Казанның сәләтле музыкантларына - “Мураками” һәм “Тревожное Воскресенье” төркемнәренә аерым рәхмәтебезне белдерәбез!

“Татарстан-24” телеканалы 2021 ел
 

Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: